Минзәләдә «Яшь мастер-2024»чемпионаты узды

2024 елның 5 марты, сишәмбе

Конкурста балалар тәрбияче, физик культура, спорт һәм фитнес инструкторы, инженер-төзүче, кондитер, башлангыч сыйныфлар укытучысы, аш-су остасы һөнәрләрен үз өсләренә алдылар.

Минзәләдә мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар арасында Яшь мастер-2023 Региональ чемпионатының челтәр этабы узды. Әлеге Чемпионат профессионаллар хәрәкәтенең беренче баскычы булып тора һәм шундый яшьтә беренче профессиональ пробалар алу мөмкинлеге бирә. Безнең районда әлеге конкурсның төп координаторы һәм оештыручысы булып Минзәлә педагогика көллияте тора.

Альсина Гайниева, чемпионат кураторы-педколледж директорының мәгълүматлаштыру буенча урынбасары:

 - Шәһәрнең мәгариф оешмалары катнашучылар гына түгел, чемпионат өчен ярышлар мәйданчыклары да оештырды. Катнашучыларны 11 нче «Шатлык» балалар бакчасы, 3 нче «Балачак» балалар бакчасы, 8 нче «Кояшлы» балалар бакчасы, Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжы җылы кабул итте. Чемпионатны уздыруда волонтерлар — педколледж студентлары ягыннан зур ярдәм булды, алар яшь профессионалларга дулкынлануны җиңәргә ярдәм иттеләр, чөнки чемпионат кагыйдәләре буенча катнашучылар үз остазлары белән сынаулар башланганчы һәм узганнан соң гына очраша алдылар.

Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте укытучылары, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы укытучылары, мәктәп укытучылары һәм Минзәлә балалар бакчалары тәрбиячеләре Яшь мастер 2024 чемпионатының район этабының төп экспертлары булды.

Конкурста җиңүчеләрне чираттагы баскыч көтә, 11-12 мартта региональ Чемпионат узачак.

https://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-prosel-cempionat-iunyi-master-2024

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International