Бүген, 29 февральдә, Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, «Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләрен ведомстводан тыш саклау идарәсе» Федераль дәүләт казна учреждениесе филиалының Минзәлә районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча дәрес, инструктаж һәм планнан тыш объект күнегүләре үткәрелде. Чаралар объектта диверсияләр һәм террорчылык актлары ясау куркынычы булганда җитәкче состав һәм персоналның үз-үзләрен тоту күнекмәләрен булдыруга юнәлдерелгән. Белгечләр гадәттән тыш хәлләр вакытында эш итү алгоритмын эшләделәр. Тренировкада 15 кеше катнашты.
