Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта Россия Федерациясе Дәүләт флагын илнең барлык белем бирү учреждениеләре биналарында, милек формасына карамастан, мәҗбүри урнаштыру турында закон проекты кабул ителде.
Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: «Россия Федерациясе Дәүләт флагы илебезнең рәсми символы булып тора һәм һәр мәгариф учреждениесендә булырга тиеш. Ул үсеп килүче буында патриотизм, гражданлык, үз халкының һәм Ватанның язмышына катнашы хисләрен тәрбияләүгә хезмәт итә. Тәрбия гаиләдән һәм балалар бакчасыннан башлана, аннары мәктәптә, техникумда яки университетта дәвам итә.
Хәзер Дәүләт флагын даими урнаштыру турындагы таләп бары тик гомуми белем бирү мәктәпләренә генә кагыла. Башка мәгариф оешмалары өчен бу бурыч түгел, ә хокук.
Закон проекты буенча, Россия Федерациясенең Дәүләт флагы милек формасына карамастан, биналарда яки барлык белем бирү оешмалары территорияләрендә даими рәвештә эленеп торырга тиеш.
Федераль закон 2024 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.