Узган атнада район башлыгы Айдар Салахов “Мензелинские зори” агрофирмасы Калморза хуҗалыгы басуында җирләрне тирәнтен эшкәртү буенча семинар-киңәшмә үткәрде. Анда агрофирма, хуҗалык, КФХ җитәкчеләре, аларның баш агрономнары, инженерлар, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе белгечләре катнаштылар.
Семинарга килүчеләр К-744 Р 2 тракторына тагылган “Кентавр-5001-2” супер агрегатының җир эшкәртүен карадылар, бу агрегат берьюлы дүрт төрле эш башкара. Бу агрегат туфракның уңдырышын күтәрүгә ярдәм итә. Традицион фән өйрәткәнчә, уңыш күбрәк булган саен, туфракта туклык- лы матдәләр күбрәк сарыф ителә, ул ярлылана бара. Әлеге технология белән гамәлдә икенче процесс барачак, ягъни уңыш югарырак булган саен, туфрак органик матдәләргә шулкадәр күбрәк байый бара. Болай эшләгәндә туфракның гумус катлавы кимүе туктала, аны тотрыклы итә.
Районның кайбер хуҗалык- ларында җирләр эрозияләнә. Эрозия аркасында хуҗалыклар ел саен шактый гына уңдырышлы катламны югалта. Районыбызда уңдырышлы җирләр сөзәк яки тигез булмаган зоналарда да бар. Үзем заманында агроном булып эшләгәнлектән, әгәр җир авышлыгы бер градустан арта икән, бу мәйданда су һәм җил эрозиясе башланганын бик ачык беләмен. Эрозия булганда районда ел саен шактый гына гумус югала. Кайсыбер хуҗалыкта гумус кына түгел, ә 5-10 сантиметр туфрак катламы да юкка чыга. Район агрономнары моны бик яхшы аңласын иде.
Җирләребезнең уңдырышлы- лыгын с аклау ө чен н инди ч аралар күрү таләп ителә? Район хуҗалыкларында эшләүче агрономнар бу юнәлештә нинди тәкъдимнәр кертә? Соңгы җиде-сигез елда районыбыз игенчеләре җирләрне сөрмичә, эшкәртмичә генә чәчә башладылар. Аны ”нольдәге технология” “турыга чәчү” дип тә атыйлар. Ә бездә бу эшкә, әйткәнемчә, фермер Маслаков инде 20 ел элек тотынган иде.
– Элек җирне традицион схема белән эшкәртү өчен без сезон вакытында техниканы 12 тапкырга кадәр басуга чыгара идек. Билгеле, бу очракта туфрак өсте тыгызлана, эрозия өчен шартлар барлыкка килә иде. “Ноу-тилл” технологиясендә исә техника 4-5 тапкыр гына басуга керә һәм иң мөһиме, туфрак эрозиясе барлыкка килүне 90-95 процентка киметә. Шул рәвешле, байтак ягулык янга калды һәм туфракның уңдырышлылыгы да әкренләп күтәрелде.
Басуга чыгасы техника саны да аз булды. ”Ноу-Тилл” технологиясе өчен трактор, чәчү комплексы, гербицид, пестицидлар белән эшкәртү агрегаты һәм саламны туратучы комбайн гына таләп ителде.
Дөресен әйтергә кирәк, ”Ноу- тилл” технологиясен бөтен басуларда да кулланырга дигән бурыч куелмады. Басуларыбызда исә җир тигезләнде һәм аларда җиңел машина белән элдерәбез генә.
Бу технологиядә күчү техника ягулыгын куллануны 60 процентка кадәр киметергә мөмкинлек бирде. Ә менә җирләребез тыгызланганнан тыгызлана барды. Әле менә шул җирләрне тирән эшкәртү максатыннан “Мензелинские зори” агрофирмасы Германиядә эшләнгән “Кентавр-5001-2” супер маркалы тирән эшкәртә торган агрегат сатып алган, аны хуҗалык җитәкчеләренә, агрономнарга күрсәттеләр. Мондый агрегат агрофирмада икенчесе инде. Шуңа алар дүрт елга бер булса да һәр басуны әнә шул т ехнология белән эшкәртергә алындылар. Бу агрегат җирне 35 сантиметрга чаклы йомшарта, кантарларны вата, дисклый, катоклый. 5,1 метр киңлелектәге агрегат белән җир тирәнлеген 18-20 сантиметрга чаклы эшкәрткәндә, бер сменага 50 гектар басуны эшкәртергә була. Бу кадәр җирне сөрергә генә ике К-701 тракторы кирәк . Ә дым каплату, культивацияләү һәм башкасы... Әлеге агрегат белән эшләгәннән соң иртә язда чәчү комплексы белән шул килеш чәчәргә була. Бу технология эшләгәндә дә кораллар арсеналы бик аз була һәм бу агрегат белән эшләгәндә туфрак ваклана, аның өске катламы яхшылап эшкәртелә. Элек түбән уңыш туфракта дым булмау белән генә аңлатылып килсә, яңа технология корылык шартларында да уңыш үстерү мөмкинлеген раслаячак, диләр, ”Мензелинские зори”лылар. Әлеге агрегат белән эшләгәндә туфракта өстәмә дым туплана, туфракның тиешле тыгызлыкта эшкәртелүен тәэмин итә. Димәк, корылыкның җимергеч тәэсирен киметергә ярдәм итәчәк. Шуңа күрә район башлыгы Айдар Салахов туңга сөрүне тиз арада эшкәртеп бетерү максатын куйды. Шунысы да бар, бу агрегатны бөтен хуҗалыклар да сатып ала алмый, чөнки ул кыйммәт, 3,6 млн сум тора. Агролизинг аркылы алганда бу агрегат үзен үзе аклаячак, чөнки квартал саен 100 мең сум гына түлисе. Агрофирма җитәкчесе Айдар Заһитов яңа алымнар кулланып эшли, яңача фикерли, эзләнә. Һәр яңалык тормышка авырлык белән керә. Ләкин авыл хуҗалыгының бүгенге авыр икътисади хәле мондый чакта җитәкчеләрдән, агрономнардан кыюлык һәм тәвәккәллек сорый.