Бүген, 22 февральдә, Җиңү паркында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан митинг узды.
- Бу бәйрәм көнендә без Бөек Ватан сугышы ветераннарын, сугышчы-интернационалистларны, махсус хәрби операциядә катнашучыларны, армиядә хезмәт иткән чын ир-атларны хөрмәтлибез. Без сезнең үрнәгегездә үсеп килүче буынны илебезнең чын патриотлары итеп тәрбияләргә тиешбез, — дип билгеләп үтте Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Неля Бикеева.
Ватан өчен сугышта һәлак булган геройлар истәлегенә бер минут тынлыктан соң һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)