Минзәлә районында тыл хезмәтчәннәрен юбилейлары белән котладылар

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Минзәлә районында яшәүче, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Мусин Мәсхүт Мусин улы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 
Хөрмәтле Мәсхүт Мусинович! Туган көнегез белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын телим.

Минзәлә муниципаль районы башлыгы

Айдар Сәлахов

 

Мәсхүт Мусин улы 1929 елның 15 февралендә Минзәлә районында туган. 15 яшеннән көтүче булып эшли, ә аннан соң колхозда бригадир булып эшли башлый, 1957 елда гаилә кора, хатыны белән 2 бала тәрбияли. Бабайның 3 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар.

Мәсхүт Мусиновичның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы батыр хезмәте өчен " медале белән бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International