2024 елның 1 апреленнән социаль пенсияләр индексацияләнәчәк

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Быел түләүләр 7,5% ка артачак.

 Социаль пенсия хезмәт стажына һәм пенсия балларына бәйле түгел. Мондый пенсияне үз-үзләрен тәэмин итә алмаган яки иминият пенсиясен ала алмаган кешеләргә билгелиләр.

Социаль пенсия була:

 картлык буенча
 инвалидлык буенча
- туендыручыны югалту уңаеннан

 Гражданнарга уңайлы булсын өчен индексация автомат рәвештә узачак, гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Социаль Фонд постларын күзәтегез, тиздән без быел кем иминият һәм социаль пенсиягә чыга алачагын сөйләрбез.

#СФР #Соцфонд #ВопросНедели #пенсия

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International