Минзәлә районында яшәүче, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Миңнегалиева Асия Нурмөхәммәт кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Асия Нурмөхәммәт кызы 1929 елның 04 февралендә Минзәлә районының Сарсаз –Тралы авылында туа. Сугыш вакытында Магнитогорск шәһәрендә эшли, урман кисеп, торф чыгара. 1955 елда туган авылына кайта һәм кияүгә чыга. Яшь гаилә колхозда эшли. Ире төрле эшләрдә хезмәт итә, ә ул агитатор булып эшли.
Асия Нурмөхәммәт кызының бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы батыр хезмәте өчен»медале белән бүләкләнә. Ире белән 5 бала тәрбиялиләр. Әбинең 10 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Асия Нурмөхәммәтовна! Туган көнегез белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов
.jpg)
.jpg)