Минзәлә районы прокуратурасы юл хәрәкәте иминлеге турындагы законнарның үтәлешен тикшерде һәм «Самаратрансстрой»ҖЧҖ подряд оешмасы эшендә хокук бозуларны ачыклады.
Тикшерү барышында 2023 елның октябрендә М-7 Волга трассасының 1085нче километрында Volkswagen Amarok автомобиле тимер-бетон блок белән бәрелешкән, шуннан соң юл эшләре территориясенә әйләнеп төшкән.
Ачыкланганча, «Самаратрансстрой» ҖЧҖ әлеге участокта куркынычсызлык таләпләрен үтәүне тәэмин итмәгән. Аерым алганда, юлда яктырту, тимер-бетон конструкцияләрдә сигнал утлары һәм хәрәкәт юнәлешен күрсәтүче яктылыкны кире кайтаручы билгеләр юк.
Подрядчы компаниягә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.34 маддәсенең 1 өлеше буенча административ эш кузгатыла. Самара шәһәренең Ленин районы буенча 26 нчы суд участогының мировой судьясы тарафыннан оешма гаепле дип таныла һәм 200 мең сум штраф салына.
Суд карары законлы көченә керми.