2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары татар теле буенча республика олимпиадасы призерлары булдылар

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

26-28 гыйнварда "Байтик" сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында татар теле буенча республика олимпиадасы узды.

Белемнәрен рус телендә укытучы татар төркемнәренең 4-11 сыйныф укучылары күрсәтте.

Минзәләнең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары Азалия Рәхмәтуллина һәм Альбина Габдрахманова олимпиада призерлары булдылар. 

Аларны котлыйбыз һәм алга таба иҗади уңышлар телибез.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/ucenicy-sos-2-stali-prizerami-respublikanskoi-olimpiady-po-tatarskomu-iazyku

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International