Аны беренче булып 2 нче «Алтынчәч»балалар бакчасы балалары карады.
Минзәлә балалары өчен бәби-спектакльләр яңалык түгел инде, чөнки нәкъ менә алар безнең шәһәрдә соңгы ике елда узган бәби-театрлар фестивале спектакльләренең төп тамашачылары булып тора. Сорауга: "Улым, сез бүген нинди спектакль карадыгыз?", Мендәрдә утырып карый торган, дип җавап бирә балалар бакчасына йөрүче улыбыз.
Минзәлә театрында Мәскәүдән режиссер Юрий Устюгов «Гаҗәеп көн»дигән бэби-спектакль чыгарды. 2022 елда Устюговлар Минзәләдә I Бөтенроссия бэби-театрлар фестивалендә ике спектакль белән катнаштылар.
Бу көннәрдә Минзәлә театрында «гаҗәеп көн»бэби-спектакленең премьерасы була. Аны беренче булып 2 нче «Алтынчәч»балалар бакчасы балалары карады.
Гөлнара Якиева, тәрбияче:
- Балалар спектакльне бик җылы кабул иттеләр. Премьера кече залда була. Балалар йомшак мендәрләрдә уңайлы итеп җәелеп утыралар һәм тамашадан ләззәтләнәләр. Бэби-спектакль башка спектакльләрдән аерылып тора. Ул балаларга музыка, эмоцияләр, мимика, ишарәләр, матур төсләр белән тәэсир итә. Спектакль вакытында балалар бу спектакль дөньясына чумдылар. Эчтәлеккә килгәндә, карлыгачларның әнисе яңа туган балаларын дөнья белән ничек таныштыра, аларның маҗаралары турында спектакль. Һәм балалар үзләре дә соңыннан бармакларына карлыгачлар кидергәннәр һәм Карлыгач әниләренең балалары өчен уйнаганнар. Һәм артистлар, һәрвакыттагыча, үз рольләрен зур осталык белән, тирән эчтәлек белән башкардылар.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinskom-teatre-sostoialas-premera-bebi-spektaklia