Воровский һәм Юртау авыл җирлекләре башлыклары республика смотр-конкурсында җиңү яуладылар

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Рөстәм Миңнеханов 2023 елда яхшы эшләгән авыл җирлекләре башлыкларына, Әлфия Латыйповага (им.Воровский) һәм Ирек Кадыровка (Юртау) хөкүмәттән эштә куллану өчен "Нива Шевроле" автомобильләрен тапшыра.

Алар республиканың муниципаль берәмлекләре арасында смотр-конкурс җиңүчеләре булдылар. Узган якшәмбедә ике авыл җирлеге башлыклары бу автомобильләрне теркәделәр, метан-газ җиһазлары урнаштырдылар һәм Минзәләгә килделәр.

Халык белән турыдан-туры эшләүче җирлек башлыклары алдында бүген торак пунктларның киләчәге турында кайгырту, шәхси йортларда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм терлек санын арттыру кебек җитди бурычлар тора. Әйе, авыл халкы белән уртак тел табарга, авыл халкын эш белән тәэмин итәргә, авылда җитештерү күләмен арттырырга кирәк.

https://menzela.ru/news/selo-i-ego-lyudi/glavam-selskix-poselenii-privezli-novye-avtomobili

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International