Әлфия Когогина: авыл территорияләрен үстерү, гражданнарның керемнәрен арттыру, шул исәптән авыл туризмына ярдәм итү – партиянең Халык программасына кертелгән мөһим бурыч

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Дәүләт Думасы авыл туризмын үстерү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлаткан: «авыл территорияләрен үстерү һәм авыл туризмы кебек туриндустрия юнәлеше партиянең Халык программасына кертелгән, һәм «Бердәм Россия» Хөкүмәт белән бергә бу эшне эзлекле алып бара. Авыл хуҗалыгын үстерү турындагы законга түбәндәге төзәтмә кертеләчәк: авыл туризмын үстерүче фермерлар дәүләт ярдәме алу хокукы бирә торган «җитештерүче» статусын саклап калачак».

Закон проекты белән авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә авыл хуҗалыгы җитештерүеннән тыш авыл туризмы өлкәсендә эшчәнлек алып бару хокукы бирелә.

Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә караган Фермер хуҗалыгы авыл туризмы өлкәсендәге эшчәнлекне гамәлгә ашырганда туристларны вакытлыча торак йорт биналарында урнаштырырга рөхсәт ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International