Минзәлә районында яшәүче, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Мусина Мәдинә Асылмардан кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Мәдинә Асылмарданова 1929 елның 16 гыйнварында Минзәлә районының Тулбай авылында туа. Сугыш вакытында туган колхозда өлкәннәр белән беррәттән эшли. 1950 елда кияүгә чыга. Яшь гаилә Донецк өлкәсенә күченә. Ире шахтада, Мәдинә Асылмарданова ашханәдә эшли. 1959 елда гаилә туган авылына кайта. Лаеклы ялга чыкканчы колхозда төрле эшче булып эшли.
Мәдинә Асылмардановнаның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы батыр хезмәте өчен»медале белән бүләкләнә. Ире белән 6 бала тәрбиялиләр. 9 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Мәдинә Асылмарданова! Туган көнегез белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов
.jpg)
.jpg)