Минзәлә районында өч купель оештырылачак

2024 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Быел чокырга чумарга теләүчеләр өчен өч нокта эшләячәк. Коноваловка һәм Рус Мөшегесе чишмәләре янындагы купельләр әзерлек стадиясендә.  Өченче купель, традиция буенча, алдагы еллардагы кебек үк, Минзәлә елгасында булачак. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов җитәкчелегендә бәйрәмгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча утырышта хәбәр иттеләр.

Әлеге киңәшмәдә катнашкан Коноваловка авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сәрия Билалова: 

 Үз вакытында авыл Советы депутаты Николай Секунов үзе төзекләндергән чишмә янында купель һәм җилдән ышык урыннар төзегән. Бәйрәм өч көн дәвам итә. Беренче төндә аеруча күп кеше була. Көндез суга чуму яки су алу өчен йөзләрчә кеше килә. Мөмкин булса, торак пункт тырышлыгы белән кайнар чәй һәм коймаклар әзерлибез!

Әгәр Минзәлә елгасындагы чокырда су коену 7 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр бара икән, бәйрәмне хөрмәт итүчеләр авыллардагы чишмәләргә өч көн эчендә килә ала. Башка еллардагы кебек үк, экстремаль шартларда үзләрен сынап карарга әзер булганнарны Иске Мазин һәм Воровский исемендәге авыл җирлекләре вәкилләре кайнар чәй һәм коймаклар белән сыйлаячак. Рус Мөшегесе чишмә янында халык арасында аеруча популяр булган Әтрәкле авыл җирлеге вәкилләре, эшмәкәрләр эшләячәк. Аның янындагы мәйданчык киңәйтелә, караклар урлаган электр чыбыкларын да яңартырга җыеналар. Куркынычсызлык таләпләрен үтәү буенча чаралар да планлаштырыла.

https://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinskom-raione-budut-organizovany-tri-kupeli

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International