
Пособие билгеләгәндә һәм гаилә керемнәрен исәпләгәндә җан башына региональ яшәү минимумы исәпкә алына, ул Татарстанда 13 135 сум тәшкил итә.
▫Бердәм пособие җан башына уртача кереме җан башына ПМ-дан артмаган гаиләләргә бирелә ала. Шул ук вакытта гаилә мохтаҗлыкны комплекслы бәяләүнең калган критерийлары буенча да (күчмә һәм күчемсез милек) үтә икән, пособие билгеләнәчәк.
✅ Керемнәр турындагы мәгълүмат 12 айда исәпкә алына, ә бу чор гариза бирелгән көнгә 1 ай кала башлана.
Мәсәлән:
әгәр сез 2024 елның гыйнварында гариза бирсәгез, 2022 елның декабреннән 2023 елның ноябренә кадәрге чор исәпкә алыначак.
Пособие күләме индивидуаль исәпләнә һәм төбәк ПМ зурлыгына бәйле.
📍Пособие суммасы:
50% 6370,50 сум.
75% 9555,75 сум.
100% 12741,00 сум.