"Музей һәм балалар" атналыгы

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

«Музей һәм балалар» атналыгы кысаларында Минзәлә районы "Тургай" приютының өлкән тәрбияләнүчеләре Иске Матвеевка авылындагы мәктәп музеенда булдылар, узган меңьеллыкның тарихи кыйммәтләре белән таныштылар. Ә мәктәпкәчә яшьтәге тәрбияләнүчеләр музей термины "экспонат", экскурсовод һәм реставратор һөнәре белән таныштылар. Музейларда экскурсоводлар һәм реставраторлар эшләвен белдек. Тәрбияләнүче балалар өчен музейда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшердек. Презентация видеосы ярдәмендә балалар Россиянең башка музейларында булдылар. Балалар күңелле һәм файдалы вакыт үткәрделәр, үз күзаллауларын һәм сүзлек запасын киңәйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International