Әлфия Когогина Татарстанда социаль газлаштыру программасын гамәлгә ашыру йомгаклары буенча киңәшмә үткәрде

2024 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина рәислегендә Татарстан Республикасында дәүләт программаларын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышы узды. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ җитәкчелеге катнашында утырыш көн тәртибендәге төп мәсьәлә социаль газлаштыру программасын тормышка ашыру булды.

"Россия Президенты Владимир Путинның Россия Федерациясе Федераль Җыелышына юлламасы барышында гражданнарның акчаларын җәлеп итмичә социаль догазификация үткәрү йөкләнде. Җаваплы затлар белән без ай саен эшче төркем утырышлары үткәрәбез, анда килеп туган мәсьәләләр турында фикер алышабыз. Гомумән алганда, бүгенге көндә төбәктә газлаштыру дәрәҗәсе 99% ка җиткән. Социаль газлаштыру программасы буенча республика халкы белән 25,4 мең килешү төзелгән, газүткәргеч 21,5 мең участок чикләренә бушлай җиткерелгән, 16,2 мең йорт тоташтырылган. Шунысы мөһим, бер ел эчендә тоташу проценты үтәлгән килешүләр санының 50% тан 77% ка кадәр арткан. Бу «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, социаль яклау министрлыгы һәм республика муниципалитетларының уртак эше нәтиҗәсе», – дип аңлатма бирде Когогина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International