Нефтьчеләр паркында иң кыю яшь минзәләлеләр җыелды

2024 елның 8 гыйнвары, дүшәмбе

Нигә иң кыю дип сорарсыз?

Чөнки мондый салкыннарда, һичшиксез, урамга чыгу өчен шундый сыйфатлар булырга тиеш. 

Ә парк янында яшәүче балалар күңелле уеннарда, кызыклы конкурсларда һәм дәртле әйлән-бәйләндә катнаштылар. 

Алар өчен мавыктыргыч Яңа ел программасын «Солнышко»ДБУ №8 педагоглары оештырды һәм үткәрде.

Балалар һәм ата-аналар әкияттәге кунакларны күрергә шат булганнар: Кыш Бабай, Кар кызы, Кар бабай, Куянчык, Аждаһа, Петрушка һ. б. 

Барлык балалар да татлы бүләкләр алды.

https://menzela.ru/news/tema-dnya/v-parke-neftianikov-sobralis-samye-smelye-iunye-menzelincy

Фоторепортаж:https://menzelinsk.tatarstan.ru/fotoreport.htm/photoreport/9342119.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International