Шәһәрнең төрле мәйданчыкларында яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә балалар өчен төрле чаралар үткәрелә.
Бүген дә үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре кечкенә Минзәлә халкы өчен кызыклы уеннар оештырды.
Яңа ел чыршысы тирәсендә спорт эстафеталары, конкурслар узды. Шунысын да әйтергә кирәк, уеннарда балалар да, өлкәннәр дә теләп катнашкан.
Бәйрәмгә балаларга кунакка Кыш Бабай, Баба Яга, куян, аждаһа һ.б. әкият персонажлары килә.
Балалар бик теләп табышмакларны чиштеләр, хорда әйләнделәр, шулай ук күңелле флешмобта катнаштылар.
Бу көнне катнашучыларның берсе дә татлы бүләкләрсез китмәде.
Татьяна:
- Бу күңелле бәйрәмгә без онык белән килдек. Ул бездә спорт эстафеталарын, уеннарны ярата. Барысы да бик ошады. Оештыручыларга яхшы кәефләре өчен рәхмәт.
https://menzela.ru/news/tema-dnya/v-parke-dzalilia-menzelinska-prosli-zimnie-zabavy
Фоторепортаж:https://menzelinsk.tatarstan.ru/fotoreport.htm/photoreport/9342359.htm