Хөрмәтле минзәләлеләр һәм районыбыз кунаклары!
Сезне якынлашып килүче Яңа 2024 ел белән чын күңелдән котлыйм.
Яңа ел-якты өметләр һәм шатлыклар вакыты. Традиция буенча, бу көннәрдә без бер-беребезне котлыйбыз, Бәхет телибез, шулай ук узып баручы елда башкарылган эшкә йомгак ясыйбыз, киләчәккә планнар корабыз.
Узып баручы ел әһәмиятле вакыйгаларга бай булды. Районда ел дәвамында дәүләт программаларын, милли проектларны гамәлгә ашыру, биналарны капиталь ремонтлау, территорияләрне төзекләндерү, юллар төзү һәм ремонтлау буенча эшләр дәвам итте. Барлык казанышлар безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе.
Туган җиргә мәхәббәт, тотрыклы һәм тыныч тормышка омтылу хезмәт кешеләрен дә, бүген илнең иминлеген саклаучыларны да берләштерә.
Хөрмәтле якташлар!
Яңа 2024 ел тынычлык һәм татулык китерсен, һәрнәрсәдә юмарт булсын! Узып баручы елның уңышлары яңа казанышлар өчен ышанычлы нигез булсын, тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә тагын бер ышанычлы адым булсын. Барыбызга да Яңа ел бәхет, тынычлык һәм иминлек бүләк итсен, уртак хезмәтебез илебезгә, республикабызга, районыбызга дан һәм бөеклек китерсен дип телим. Мин ышанам, Яңа ел безнең иң кыю өметләребезне аклаячак, барлык яхшы башлангычларыбызны уңышлы тәмамлаячак, һәр йортка һәм һәр гаиләгә тотрыклылык һәм чәчәк ату китерәчәк, кешелек мөнәсәбәтләренең җылылыгын, гаиләнең уңайлылыгын һәм хисләрнең ихласлыгын бүләк итәчәк. Яңа елның һәр көнендә мәхәббәт һәм игелек җылытсын!
Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов