Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
30 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә көчле кар, дымлы кар, кар басу, төнлә һәм көндез томан (Казанда төнлә һәм иртән) көтелә. Киңәш итегез: урамнарда һәм юлларда йөргәндә бик сак булыгыз. Юл аша чыгу өчен мөмкин булганча җир өстендәге яки җир астындагы җәяүлеләр үтүләрен генә кулланыгыз. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112.