Буш җир кишәрлекләрен ачыклау буенча эш «Милли киңлек мәгълүматлары системасы»дәүләт программасына ярашлы рәвештә алып барыла.
Ведомство мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта торак төзелеше һәм туристлыкны үстерү өчен 2,6 меңнән артык җир кишәрлеге билгеләнгән. Аларның күпчелеге 2,5 мең га мәйданлы күп фатирлы һәм шәхси торак йортлар төзү өчен. 17 кишәрлек – туристлык потенциалы белән: бер җир кишәрлеге буенча Мамадыш районында (экстремаль һәм кышкы спорт төрләре паркы) һәм Арча районында («Кыш бабай һәм Кар Кызы резиденциясендә «Могҗизалар урманы» интерактив паркы); 15 – Лаеш районында, анда туристлык җәлеп итү үзәге булып Кама диңгезе тора.
Югарыда санап үтелгән барлык кишәрлекләр Росреестрның Иҗтимагый кадастр картасында, «Төзелеш өчен җир» һәм «Туристлык өчен җир» сервисларында урнаштырылган.
«Төзелеш өчен җир» һәм «Туристлык өчен җир» проектлары башланганнан бирле Татарстанда буш кишәрлекләрне ачыклау буенча актив эш алып барыла. Аны үткәрү нәтиҗәләре буенча торак төзелеше өчен 300 гектарга якын җир җәлеп ителгән. Туристлык потенциалы булган җир кишәрлекләренә килгәндә, бер ай эчендә – ноябрьдә - аларның саны 5тән 17гә кадәр арткан. Казанның һәм тулаем республиканың югары потенциалын исәпкә алып, бу юнәлештә эш бары тик киң җәелдерәчәк», - дип белдерде Татарстан Росреестры җитәкчесе Азат Җаббаров.
"Татарстанда эчке туристлыкны үстерүгә зур игътибар бирелә. Республика халкы җирле истәлекле урыннарны яхшы белә, әмма бездә туристлык эшчәнлегенә җәлеп итү өчен потенциалы булган җирләр бар, ә мондый җирләрне эзләүгә «Туристлык өчен җир» проекты ярдәм итәргә тиеш, – дип өстәде Роскадастрның Татарстан Республикасы буенча филиалы директоры Артем Костин.
Игътибарга
Югарыда күрсәтелгән җир кишәрлекләрен эзләү өчен Росреестрның Иҗтимагый кадастр картасы сайтына керергә, аннары «Төзелеш өчен җир» яки «Туристлык өчен җир» менюсын сайларга һәм эзләү сызыгына түбәндәге билгеләр комбинациясен кертергә кирәк: 16:*, анда 16 төбәк коды, алга таба эзләүне башларга. Система төбәктә булган буш җир кишәрлекләрен, шулай ук алар турында гомуми кулланышта булган мәгълүматларны, мәсәлән, мәйданны, объектның адресын, җир категориясен күрсәтәчәк. Мөрәҗәгатьне булдыру өчен тиешле объект буенча мәгълүмат тәрәзәсендәге «мөрәҗәгатьне тапшыру» сылтамасына басыгыз.