23 декабрьдә Минзәләдә Яңа ел алдыннан ярминкә узачак

2023 елның 19 декабре, сишәмбе

Хөрмәтле минзәләлеләр! Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан шимбә көнне, 23 декабрьдә, Октябрь мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Ярминкә 8:00 сәгатьтә эшли башлый. Ярминкәдә төрле продукция: ит, сөт продуктлары, кош ите, бал, чикләвек, шулай ук халыкның ихтыяҗын арттыручы башка товарлар тәкъдим ителәчәк. Үз җитештерүенең продукциясен авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, КФХ, авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, эшмәкәрләр, мәгариф учреждениеләре, урманчылык, балык участогы тәкъдим итәчәк. Шулай ук биредә бәйрәм концерты оештырылачак.

Хуш киләсез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International