2023 елның 19 декабренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе

2023 елның 19 декабренә

Казан буенча:

Болытлы. Төнлә һәм иртә белән бераз кар.

Көндез башлыча явым-төшемсез.

Җил көньяк-көнбатыш, көнбатыш 611 м/с.

Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-5˚.

Көндез һаваның максималь температурасы -1..+1˚.

Юлларда бозлавык.   

 

 

Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары)буенча:

Болытлы. Кечкенә кар, көндез урыны белән юеш кар.

Җил көньяк-көнбатыш, көнбатыш 611 м/с.

Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-5˚.

Көндез һаваның максималь температурасы -2..+1˚.

Юлларда бозлавык.

 

Көнбатыш Кама аръягы буенча (Спас, Әлки, Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай, Нурлат, Чирмешән муниципаль районнары):

Болытлы. Кечкенә кар, көндез урыны белән юеш кар.

Җил көньяк-көнбатыш, көнбатыш 611 м/с.

Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-6˚.

Көндез һаваның максималь температурасы 0..-3˚.

Юлларда бозлавык.

 

Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы (Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Түбән Кама, Зәй, Сарман, Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Ютазы, Баулы, Тукай муниципаль районнары һәм Яр Чаллы шәһәр округы)буенча:

Болытлы. Кечкенә кар, көндез урыны белән юеш кар.

Җил көньяк-көнбатыш, көнбатыш 611 м/с.

Төнлә һаваның минималь температурасы -4..-7˚.

Көндез һаваның максималь температурасы 0..-4˚.

Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International