2023 ел нәтиҗәләре буенча Минзәлә районы чемпионаты җиңүчеләре билгеле булды. Беренче урынны Рушан Залялов алды (беренче фотода уртада). Икенче урынны Алик Атласов алды. 3 урын-Раффаэль Ибраһимов.
Шулай ук аерым номинацияләргә йомгак ясалды. «Ветераннар» номинациясендә Әнвәр Камалов, «хатын-кыз — шахматчылар», «2013 елда туган һәм аннан яшьрәк катнашучылар» номинацияләрендә Виолетта Грядушкина, Даниил Чуркин бүләкләнде (икенче фото).
Бүләкләү тантанасында ярышларны оештыручы Азат Шаһалиев ассызыклаганча, район чемпионы ачыклануга карамастан, шахматчылар өчен ел әле тәмамланмаган: 30 декабрьдә блиц-турнир узачак. Ә кышкы каникулларда район тарихында беренче тапкыр Фишер шахматлары буенча ярышлар узачак.
https://menzela.ru/news/tema-dnya/rusan-zalialov-stal-cempionom-menzelinskogo-raiona-po-saxmatam
