Әлфия Когогина: баланы балачактан ук эшкә өйрәтергә кирәк

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта белем бирү процессында катнашучыларның үзара эшчәнлеген камилләштерүче закон кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: "бүген «мәгариф турында»гы законга актуаль үзгәрешләр кертелде. Беренчедән, мәктәпләргә хезмәт дәресе кайтарылган. Минемчә, баланы балачактан ук эшкә өйрәтергә кирәк, һәм хезмәт тәрбиясе белем бирү процессының бер өлеше булырга тиеш. Икенчедән, педагогик хезмәткәрләргә карата физик һәм психик көч куллануга юл куймау закон белән ныгытыла. Өченчедән, ата-аналар үтенече буенча, дәресләрдә кәрәзле телефоннар куллану тыела.

Закон педагогик һөнәрнең абруен күтәрүгә һәм мәгариф оешмасында укыту һәм тәрбияләү процессында педагогның төп ролен көчәйтүгә юнәлдерелгән берничә үзгәреш кертә.

Документ педагогик хезмәткәрләрнең академик хокуклары һәм ирекләре исемлеген кешелек дәрәҗәсен хөрмәт итү, физик һәм психик көч куллануның барлык формаларыннан, шәхесне мыскыл итүдән яклау хокукы белән киңәйтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International