Бүген, 06.12.2023 елда, район хакимиятенең актлар залында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды, анда:
1. М7 Волга федераль трассасының 1110 км участогында үлем белән тәмамланган ДТС турында.
2. Район юлларында үлчәү габаритларын контрольдә тоту турында
3. М7 Волга федераль трассасында эшләр үткәргәндә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү.
Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов алып барды.
«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Яр Чаллы филиалы җитәкчесе Карпов Сергей Ильич «район юлларында үлчәү габаритларын контрольдә тоту, төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы автомобиль юллары буенда урнашкан объектларны туры китерү турында»доклад белән чыгыш ясады.
Узган утырыш протоколын үтәү барышы турында БДД буенча комиссия секретаре, район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге башлыгы Евгений Басков сөйләде.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов киңәшмәгә йомгак ясады, куркыныч юл участокларындагы хәлләрне яхшырту буенча үз тәкъдимнәрен кертте һәм киләчәктә уңышлы эш теләде.
