Җиргә мөнәсәбәтне яхшыртып

2013 елның 18 сентябре, чәршәмбе

  “Мензелинские зори” ел саен яңа техника белән башкаларны көнләштерә. Бу юлы да “Мерседес” двигательле тракторын халык телендәгечә әйтсәк, К-700 тракторына тагылган 5,1 м киңлектәге универсал “Кентавр” агрегатын күрсәттеләр. Ул сөрү комплексы – җирне ермачлап дисклар белән йомшартып, соңыннан катоклар белән тыгызлап бара. Бу агрегатның төп өстенлеге – дистә еллар буе өстән генә эшкәртү нәтиҗәсендә барлыкка килгән туфрактагы каты катламны йомшарту. Җирне эшкәртү технологиясе яхшыру белән беррәттән, ашлыкның уңдырышлыгын күтәрергә мөмкинлек бирә бу агрегат. Бу хакта тулырак алдагы санда. Бүгенге көндә район басуларында эш дәвам итә. 930 гектар мәйданда рапс суктырып алынган, әлегә бу техник культураның урта­ча уңышы гектардан 8,2 центнер тәшкил итә. Барлыгы 17300 тонна кукуруз силосы базларга салынган, куку­руздан 280 центнер күләмендә уңыш чыга. ”Дәүләтов” КФХсы 120 гектар бәрәңге алырга өлгерде, һәр гек­тардан 210 центнер бәрәңге алына. Район агрофир­малары, хуҗалыклары киләсе ел уңышы өчен туфрак эшкәртүне барлыгы 29800 гектарда башкардылар, бу планга карата 53 процент дигән сүз. Җир эшкәртүне “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе, “За­иковский” ҖЧҖ, ШЭ Фаттахов хуҗалыклары төгәлләделәр. Хуҗалыкларда орлык хәзерләү дәвам итә, бу эшне 1 октябрьгә кадәр төгәлләргә кирәк. Иң беренче чиратта корткычларга каршы эшкәртү зарури. Семинарда район башлыгы Айдар Салахов туңга сөрү темпларын арттыруны таләп итте. Киләсе елга борчак чәчүлекләрен киңәйтү өчен сөйләшеп куйган орлыкны тизрәк алып кайтырга, ә булган орлык фондын тиешле кондициягә китерү өчен эшкәртүне дәвам итәргә, югары репродукцияле орлык табып булган ашлыкка алыштыру чараларын табарга кушты.          

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International