28 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Саранск шәһәрендә 2023 елда йөзү буенча «Россия резервы» Бөтенроссия ярышлары узды. Мордовия башкаласына илнең 67 төбәгеннән 69 команданы тәкъдим итүче 847 спортчы җыелган. 5 көн дәвамында 15-16 яшьлек егетләр һәм 13-14 яшьлек кызлар, 17-18 яшьлек юниорлар һәм 15-17 яшьлек юниорлар 42 комплект бүләк уйнаттылар. « Юбилейный» спорт мәктәбенең йөзү бүлеге тәрбиячесе Соколовский Ярослав (тренеры Каюмов Н.Ф.) ТР җыелма командасы составында ярышларда катнаша һәм 400 м комплекслы йөзү дистанциясендә 1 урынны ала! Ярославны һәм аның тренеры Наил Фәрхәдович Каюмовны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар һәм җиңүләр телибез!


