Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар планын тормышка ашыру кысаларында һәм яшь буынның коррупция күренешләренә карата түземсезлеген формалаштыру максатларында 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев катнашында "Россия дәүләтенең хәзерге үсеш этабында коррупциягә каршы тору"дигән темага ачык дәрес үткәрелде.
Чара барышында укучылар белән реаль ситуацияләр фонында профилактик кейслар сүтелде, Россия территориясендә коррупциягә каршы көрәш тарихы һәм ысуллары өйрәнелде.
