Минзәлә районында тыл хезмәтчәннәрен 100 еллык юбилее белән котладылар

2023 елның 26 ноябре, якшәмбе

Бүген Яту авылында яшәүче, тыл хезмәтчәне Хәмидуллина Гаян Заһидулла кызы 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Гаян Заһидулла кызы 1923 елның 26 ноябрендә хәзерге Тукай районы Мусабай-Завод авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, Яр Чаллы медицина техникумына укырга керә. Хезмәт юлын 1940 елда Саба районы хастаханәсендә башлый. 1941 елда мобилизацияләнә һәм Казан шәһәренең Ягодная Слобода авылындагы госпитальдә эшли башлый. Ике елдан соң Поисево авылы хастаханәсенә акушер итеп җибәрәләр. Соңрак Матвеевка авылына күчерелә. 1946 елның октябрендә кияүгә чыга.  1959 елда Кызыл Төбәк авылына фельдшер-акушерлык пунктына күчерелә һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли.

Гаян Заһидулловнаның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар.

Ире белән 5 бала тәрбиялиләр. Әбинең 10 оныгы һәм 20 оныкчыгы бар, алар аны уңышлары белән сөендерәләр. 

Хөрмәтле Гаян Заһидулловна! Туган көнегез белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез! Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.

Минзәлә муниципаль районы башлыгы

Айдар Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International