"Әниләр көне" - җылы, күркәм бәйрәм.
Бу матур бәйрәм алдыннан Минзәләнең районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Ольга Бывальцева 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында укучылар өчен «Әниләр өчен открытка»дигән мастер-класс оештырды.
Мастер-класс Россиядә Әниләр көнен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтү турында сөйләүдән башланды. 2023 елда бу бәйрәм 26 нчы көнгә туры килә.
Аннары балалар мастер-класска керештеләр. Үз куллары белән төсле кәгазьдән «Авокадо» бәйрәм открыткасын ясаганнар. Балалар аңа осталык һәм сабырлык кына түгел, ә талант, фантазия һәм, әлбәттә, туган кешегә мәхәббәт тә сала алдылар. Мастер-класста катнашучыларның барысы да бик күп хисләр һәм яхшы кәеф алдылар.

