Семинарның практик өлеше Тәкермән хуҗалыгының сөтчелек комплексында узды Семинарда катнашучылар ике айга чаклы, 2-6,6-12,12-18 айлык бозаулауларны салкын метод белән асрау торагын, бозаулату боксын, солы пешерү, профилактик чаралар уздыру графигы һәм ветеринар табиб,ясалма орлыкландыру кабинетларын,100 башка исәпләнгән яңа реконструкцияләнгән сыерлар торагын сөт лабораториясен, савым сыерларын ашату һәм тоту, терлекчеләрнең ял итү,терлекләр өчен азык сараен һәм башка бик күп бүлмәләрне карадылар. Семинарда катнашучылар биредә бик күп яңалыклар күрделәр, кайсеберләре хәтта ах итттеләр, үзебезгә кайткач та шулай эшләсәк яхшы булыр иде дигән теләк тә калдылар. Әйе биредә ах итәрлек тә шул,Тәкермән хуҗалыгының сөтчелек комплексында кышка әзерлек тулы күәтенә барган:абзарлар буялгаш һәм агартылган,идәннәр бетоннан тактага алмаштырылган, сөт линиясен “Дамилк” компаниясе яңадан корган, ферма территориясе төзек.Болар барысы да югары җитештерүчәнлеккә ирешү максаты белән эшләнгән.
Элекккеге данлыклы район башлыгы Рәшит Хәмәдиев әйтмешли терлекчелек тармагының үсеше өч “К”га бәйле:”корма”,”коровы”,”кадры”. Шуның беренчесенә килгәндә хуҗалыкта кышлату өчен терлек азыгы мул хәзерләнгән, ул бер баш шартлы терлеккә 36 центнер исәбеннән.
Өч “К”ның икенчесен-сыерларга килгәндә, алар хуҗалыкта 500 башка якын. Сыерларның барысы да кара чуар токымлы, һәр сыердан тәүлегенә 9 кило сөт савып алына. Кадрлар мөсьәләсе дә Тәкермәндә тулысынча хәл ителгән. Тәкермәннең башкаларга күрсәтердәй башка матур эшләре, уңай тәҗрибәләре дә бар. Өч “К” тотрыклы булганда терлекчелек тармагы үсештән туктамас, киләчәктә дә алар тагында зуррак уңышларга ирешергә бүгеннән нигез салынган. Сөт җитештерүне заманча технологияләргә күчерү биредә продукция күрсәткечендә генә түгел,продукциянең үзкыйммәтен киметүдә һәм терлекчеләрнең эш шартларын камилләштерүдә дә ачык чагылыш тапкан.