Куполлы акробатика

2013 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

 Куполлы акробатика – парашют спортының иң искит кеч төренең берсе. Һава операторының эш нәтиҗәсе буенча судьялар бригадасы спортчыларның чыгышы­на бәя бирәләр. 2 500 метр биеклектән парашютчы­лар оча торган аппараттан аерылалар һәм берничә минут эчендә, җирәбә буенча эләкән күнегүләр ком­плексын үтиләр, очып төшкәндә төрле фигуралар ясыйлар. Спортчылар җиргә төшү белән чыгышлар яздырылган видеомәгълүматны судьялар карыйлар һәм башкарылган фигураларны исәплиләр. Чем­пионатта Россиянең төрле почмакларыннан килгән 200гә якын спортчы катнашты. Мондый дәрәҗәдәге авиация спорт төрләре буенча үткәрелгән чемпио­натларны Минзәлә беренче тапкыр кабул итми. “Мон­да Россиянең иң көчле 12 командасы көч сынаша. Елдан-елга Чемпионатның масштабы киңәя бара”, – диде ярышларның баш судьясы Олег Павлюк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International