Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлаховның юл хуҗалыгы көне белән котлавы

2023 елның 14 октябре, шимбә

Хөрмәтле район юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һөнәри бәйрәм — юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!

Автомобиль юлларын тиешле хәлдә тоту, заманча шартларда өзлексез һәм куркынычсыз хәрәкәт итүне тәэмин итү җиңел эш түгел. Сезнең җилкәгездә авыр хезмәт ята. Юл тармагының барлык һөнәрләре хезмәткәрләренең компетентлылыгына һәм профессиональлегенә меңләгән шоферларның, пассажирларның һәм җәяүлеләрнең тормышы бәйле. Сезнең тәҗрибәгез, хезмәт сөючәнлегегез, эшкә җаваплы карашыгыз аркасында Минзәлә районы юллары тагын да сыйфатлырак, ә торак пунктлар төзекләндерелер дип ышанам.

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге һәм барлык башлангычларыгызда алга таба уңышлар телим!

Минзәлә муниципаль районы башлыгы 

Айдар Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International