“Авыл яшьләре” – кабат бездә!

2013 елның 11 сентябре, чәршәмбе

 

 11 сентябрь – теркәлү көне.

12 сентябрьдә волей-болчыларның под-группаларда беренчел уеннары (“Юбилейный” спорт комплексы) узачак, механизаторлар Сабан-туй мәйданында трактор йөртеп караячак.

Ярышларның иң күбесе 13 сентябрьдә узачак. Өстәл теннисы (“Олимп” теннис үзәге), туризм (“Солнышко” сәламәтләндерү лагере), милли көрәш (авыл хуҗалыгы техникумының спорт залы) бу көнне башланачак.

Сыер савучылар өч төрдә ярышачак: җиңел атлетика (Ленин ис. үзәк стадион), көч гимнастикасы (2 нче урта мәктәпнең спорт залы), саву аппаратлары җыю (мәйдан) узачак. Механизаторлар да өч төрдә көч сынашачак: җиңел атлетика (Ленин ис. үзәк стадион), көч гимнастикасы (2 нче урта мәктәпнең спорт залы), трактор йөртү (Сабантуй мәйданы).

Алдагы көннәр турында мәгълүмат газетабызның киләсе санында басылачак.

Тулырак мәгълүматны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегендә яисә 3-18-46 телефоны аша белә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International