Өлкәннәр декадасы вакытында Минзәләнең берничә микрорайонында концертлар узачак

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Бу концертларны район мәдәният сарае коллективы оештыра.

30 сентябрьдә ярминкәгә килгән Минзәлә халкы район мәдәният сарае янында туктала һәм концерт карый алачак. 

2 октябрьдә 15.00 сәгатьтә Гайдар урамындагы 2б йорт ишегалдында өлкәннәр һәм тирә-як йортларда яшәүчеләр өчен ачык һавада концерт узачак. 

Шундый ук концертлар 3 октябрьдә, 10.00 сәгатьтә, Пионер урамындагы 39 нчы йорт янында һәм 15.00 сәгатьтә Р.Люксембург урамындагы 100 нче йорт янында була. 

4 октябрьдә район мәдәният сарае коллективы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта концерт программасы белән чыгыш ясаячак.

5 октябрьдә, 10.00 сәгатьтә район мәдәният сараенда Өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара узачак.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/vo-vremia-dekady-pozilyx-liudei-v-neskolkix-mikroraionax-menzelinska-proidut-koncerty

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International