Татарстан Республикасының 15 муниципаль районында биологик калдыкларны утильләштерү объектлары закон таләпләренә туры килми. Муниципаль берәмлекләрдә урнашкан терлекләр каберлекләрендә (биотермик чокырларда) өлешчә коймалар зыян күргән, шул ук вакытта югарыда күрсәтелгән объектлар территориясенә кешеләр һәм хайваннарның керүе мөмкин.
Закон бозу очраклары ачыклануга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары адресына биологик калдыкларны утильләштерү объектлары закон таләпләренә туры китерелгән тәкъдимнәр кертелде.