Республикада уртача сөт саву буенча бишенче урында

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Республиканың 43 районы арасында Минзәлә районы терлекчеләре сыерга уртача сөт саву буенча беренче бишлектән түбән төшми.

Район буенча бер сыердан уртача 27,5 килограмм сөт алалар. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда сөт саву 83,6 тоннага арткан.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе оператив мәгълүматлары буенча, 11 сентябрьгә районда тулаем сөт саву 175,6 тонна тәшкил иткән. Ә тулаем савым буенча район терлекчеләре республикада беренче унлыктан түбән төшми.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/po-srednemu-nadoiu-moloka-v-respublike-na-piatom-meste

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International