Хөрмәтле Минзәлә халкы һәм кунаклары! Сезне 2023 елның 9 сентябрендә шимбә көнне Октябрь мәйданында 8.00 сәгатьтә ачылачак традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакырабыз. Беренче көзге ярминкәдә агрофирмалар, авыл җирлекләре, шәхси хуҗалыклар, фермерлар, мәгариф оешмалары үз продукциясен тәкъдим итәчәк: ит, ярма, ашлык, он, бал, яшелчә, сөт продукциясе һәм башкалар. Шулай ук район мәдәният сараеның иҗат коллективлары үзләренең бәйрәм программасын тәкъдим итәчәк.
Белешмәләр өчен телефоннар: (885555)2-33-26, 2-33-28.
Барыбызны да ярминкәгә чакырабыз!