Социаль Фондның Татарстан Республикасы буенча бүлеге мошенникларның хәйләләреннән качарга ярдәм итәчәк гади саклык чараларын искә төшерә.
Әгәр сезгә шалтыратып, үзегезне социаль фонд хезмәткәре дип таныштырсалар, шәхси мәгълүматларыгызны әйтмәгез. Фонд белгечләре беркайчан да СНИЛС, паспорт мәгълүматлары, банк картасы номеры, аның ПИН-коды яки шәхси кабинеттан пароль сорамый. Әгәр дә телефон аша мондый мәгълүмат бирүне сорасалар, бу, мөгаен, мошенниклар.
Явыз ниятле кешеләр пенсиягә өстәмә, хезмәтләр рәсмиләштерү яки түләүләрне яңадан исәпләү белән юридик ярдәм тәкъдим итә ала. Кайвакыт ялган белгечләр теге яки бу пособиеләрне исәпләү өчен мәгълүматны чагыштыру турында хәбәр итәләр. Социаль фонд шикле шалтыратуларга ышанмаска һәм алдау шикләнелсә, аралашуны кичекмәстән туктатырга киңәш итә.
Игътибар итегез, ышанычлы яңалыклар, клиент хезмәтләре адреслары һәм Фонд эшчәнлеге турында башка файдалы мәгълүмат СФР рәсми сайтында һәм ведомствоның социаль челтәрләрдәге битләрендә урнаштырылган. Шәхси консультацияләрне 8-800-1-00000-1 Бердәм Контакт-үзәк телефоны аша алырга мөмкин