Минзәләдә мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

Бүген, 2023 елның 23 августында, район мәдәният йортында Минзәлә районы педагогик хезмәткәрләренең август конференциясе узды.

Минзәлә районында мәгариф хезмәткәрләренең чираттагы август педагогик конференциясендә район мәгариф өлкәсендәге мөһим бурычлар һәм проблемалы моментлар турында фикер алыштылар.

Конференция эшендә район башлыгы Айдар Сәлахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Илгиз Халиков, район мәгариф бүлеге башлыгы Леонид Петраев, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, директорлары, педагогик хезмәткәрләр, яшь белгечләр, ветераннар катнашты.

Конференция район мәдәният йорты фойесында әзерләнгән мәгариф учреждениеләре казанышлары күргәзмәсеннән башланды.

Конференция эшендә мәгариф бүлеге башлыгы Леонид Петраев, «1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» директоры Ога Ильина, «Солнышко» 8нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Эльвира Фәттахова, Сабир Әмутбаев исемендәге дәүләт татар драма театры директоры Илнур Ганиев, балалар иҗаты йорты методисты Анна Кузнецова докладлары тыңланды.

Хәзерге вакытта Минзәлә районында 6 урта мәктәп, 8 төп мәктәп, 1 гимназия, 1 кадет мәктәп-интернаты, 5 урта һәм төп мәктәп филиалы, МБОУ ТОПАСЕВСКАЯ НОШ, 17 ДОУ һәм 11 филиал, балалар иҗаты йорты эшли. Районда 481 педагог эшли, шуларның 413е югары белемле; 68е урта махсус белемле.

Чара ахырында педагогик хезмәткәрләрне ведомство бүләкләре, Мактау грамоталары һәм төрле дәрәҗәдәге Рәхмәт хатлары белән бүләкләү, педагогик хезмәт ветераннарын, шулай ук район педагогларының гаилә династияләрен, районыбызның педагогик коллективларына кушылучы яшь белгечләрне сәламләү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International