2023 елның 24 августына Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

2023 елның 19-24 август көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары (4 класс) һәм гадәттән тыш (5 класс) янгын куркынычы сакланачак.

Казан Буенча:

Үзгәрешле болытлылык. Төнлә һәм иртән урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез явым-төшемсез. Җил төньяк, төньяк-көнбатыш 49 м/с.төнлә һаваның минималь температурасы +9..+11, түбән урыннарда +7гә кадәр. Көндез һаваның максималь температурасы +17..+19˚. 

Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән ,Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары)буенча:

Үзгәрешле болытлылык. Урыны белән кечкенә һәм уртача яңгыр. Җил төньяк, төньяк-көнбатыш 49 м/с, көндез урыны белән 12 м/с.минималь һава температурасы төнлә +7..+11, көндез һаваның максималь температурасы +17..+19˚.   

Көнбатыш Кама аръягы буенча (Спас, Әлки, Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай, Нурлат, Чирмешән муниципаль районнары):

Үзгәрешле болытлылык. Урыны белән кечкенә һәм уртача яңгыр. Җил төньяк, төньяк-көнбатыш 49 м/с, көндез урыны белән 12 м/с.минималь һава температурасы төнлә +5..+8, көндез һаваның максималь температурасы +14..+18˚.

Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы (Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Түбән Кама, Зәй, Сарман, Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Ютазы, Баулы, Тукай муниципаль районнары һәм Яр Чаллы шәһәр округы)буенча:

Үзгәрешле болытлылык. Явым-төшемсез. Җил төньяк, төньяк-көнбатыш 49 м/с.төнлә һаваның минималь температурасы +3..+8˚. Көндез һаваның максималь температурасы +16..+19˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International