55 бала «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»хәйрия акциясе кысаларында портфельләр алды

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

Бу портфельләр эчендә беренче сыйныф укучысы өчен кирәкле барлык канцелярия товарлары бар.

Укытучыларның традицион август киңәшмәсе башланыр алдыннан район мәдәният сарае каршында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»акциясе кысаларында чара узды. Тантаналы шартларда ата-аналары ярдәмгә мохтаҗ булган 55 балага портфельләр тапшырылды. 

Тантанада чыгыш ясаган район башлыгы Айдар Сәлахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Илгиз Халиков беренче сыйныф укучыларын якынлашып килүче Белем көне белән котладылар һәм бу игелекле эшкә өлеш керткән җитәкчеләргә, шәхси эшмәкәрләргә, аерым кешеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International