Тол ветеран улы Вахит һәм килене Равилә тәрбиясендә яши. Юбиляр хөрмәтенә мул бәйрәм табыны әзерләгән килене Равилә кунак-ларны ачык йөз белән каршылады. Кафия апа үзе Актаныш районының Адай авылыннан. Ничек бу якларга килен булып төштегез дип сораштырубызга, ул елмаеп куйды да, болай диде: “Без яшь чакларда Бикбау болыннары бик бай, бөрлегәне, карлыганы, җиләге җыеп бетерерлек булмас иде. Адайлылар якын-тирәдәге авыл болыннарына печән чабарга да киләләр иде. Аннары элек бер авыл егетләре икенче авылдагы аулак өйгә баручан иде, менә шул аулак өйләрнең берсендә очраштырды язмыш безне тормыш юлдашым Зәки белән”, дип сөйли Кафия апа.
40 ел бергә гомер кичерәләр Зәки абый белән, өч малай, өч кыз үстерәләр. Дәһшәтле сугыш елларын кичергән Зәки абыйның вафат булуына 30 елдан да артыграк. Бу көнне ике улы да янәшәсендә иде юбилярның. Улы Вагыйз әнисен гомер бәйрәме белән котларга Казаннан ук кайткан иде. Котлауларга юбилярның оныклары да кушылды. Тәбрикләүләрдән соң Кафия апаның гомер һәм хезмәт юлы турында килене Равилә апа белән улы Вагыйз сөйләде.
– Элекке кеше ныклы булган инде, югыйсә нинди авыр, тынгысыз авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганнар. Без кечкенә чакта колхоз күпләп чөгендер үстерә иде, һәр гаиләгә бүлеп бирелгән участокны эшкәртү кул хезмәте белән башкарылды, иртә яздан көзгә кадәр чөгендер басуында идек, гаиләдәге олысы да, бала-чага да нык җәфаланды шуның белән. Казанга чыгып китүемнең дә төп сәбәбе шул булды. Әти-әни авылдан ник китәсең дип сораганнар иде, чөгендер җанга тиде, дип җавап биргәнем хәтеремдә, – диде уенын-чынып кушып улы Вагыйз.
– Бик тә кызыксынучан, әмма теге юк, бу җитми дип көяләнмәде, үз-үзен бетермәде, үз җаена гына, булганына шөкер итеп яшәде. Бер кеше белән сүзгә кермәде, күрше- тирә белән дустанә яшәде. Безгә дә яхшылыклар гына кылырга тырышыгыз, дип киңәш бирә иде. Гомер-гомергә район хәлләре белән генә түгел, ил-көн вакыйгалары белән дә танышып барырга яратты. Респуб- лика җитәкчелегенең эшчәнлеге белән һәрва- кыт хәбәрдар булып, танылган язучыларның иҗатлары белән дә танышып барды. Бер елны район газетасына гына язылган идем, хәлләр бетте, почта килгән саен миңа эләкте, икенче яртыеллыкта иң беренче чиратта “Ватаным Татарстан”га, “Безнең гәҗит”, “Казан утлары”на язылып куйдым. Әле газеталарны бер-ике ел элек кенә үзе укый алмый башлады, хәзер исә янына утырып үзем укыйм вакыт булганда, – дип, Равилә апа кайнанасының яшәү рәвеше белән таныштыруыбызны дәвам итте.
Сәламәтлеге зарланырлык түгел, аяк өстендә йөри, ашауга талымламый. Мунчаны килене кертеп чыгара. “Үзенә кирәкне ишетә дә, күрә дә”, – дип шаяртты килене. Кафия апа исә уңган, шәфкатьле килененә рәхмәт укыды.
– Яшь бала урынына тәрбияли, шундый киленем булуына сөенеп туймыйм. Ятсам да, торсам да, урыным җылыда, кунак сыенда яшим. Киленнең үзенә дә ансат түгелдер, йорт эшләре дә бар бит әле, өстәвенә улымның да сәламәтлеге йомшарып китте. Ходай үзенә түземлек, сабырлык, сәламәтлек бирсен иде, – дип изге теләкләрен теләде