«Җир күзәтү астында!»

2023 елның 18 августы, җомга

Бүген Росреестр һәм Татарстан Роскадастры оештырган «Заречье» балалар лагеренда шундый девиз астында мастер-класс узды.

Ведомство хезмәткәрләре балаларга нинди күчемсез милек объектлары булулары, аларны кадастр исәбенә куюлары, хокукларын теркәүләре һәм дәүләт җир инспекторларының кем булуы, җирләрне саклау дип нәрсә аңлатыла һәм ни өчен җир законнары таләпләрен бозарга ярамый икәнлеге турында сөйләделәр.

Шулай итеп, балалар җир кишәрлекләренең чикләрен билгеләү һәм аларны билгеләнгән максат буенча гына куллану никадәр мөһим икәнен белделәр. Шулай ук балаларга тарихи приборлар һәм яңа заманча җиһазлар күрсәтелде. 

Моннан тыш (балалар өчен бу иң кызыклы һәм танып белүчән булып чыкты) аларга белгечләр тарафыннан дәүләт җир контролен (күзәтчелеген) үткәргәндә кулланыла торган һөнәри җиһазларда эшләргә рөхсәт иттеләр. Балалар үзләре өчен яңа өлкәгә зур кызыксыну күрсәттеләр, геодезия спутник җиһазлары ярдәмендә борылыш нокталарын чыгаруда актив катнаштылар.

Истәлеккә ведомство хезмәткәрләре балалар белән бергә квадрокоптердан гадәти булмаган гомуми фото төшерделәр. Бу «Заречье»балалар лагеренда ял итүчеләр өчен истәлекле очрашу булыр дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International