Минзәлә балалары автотранспорт предприятиесендә булдылар

2023 елның 18 августы, җомга

17 августта Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар, күп балалы гаиләләрдән булган балалар өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече белән берлектә шәһәрнең автотранспорт предприятиесенә экскурсия оештырдылар.

Предприятие буенча экскурсияне директор Кәримов Рамил Габделхак улы үткәрде. Эш мәйданчыгына барыр алдыннан балаларны куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре белән таныштырдылар. Чара барышында балаларга пассажирлар йөртүнең эшләнгән график һәм план нигезендә башкарылуы турында сөйләделәр. Машина йөртүче һөнәренең үзенчәлекләре белән таныштырдылар, балалар автомобиль юу һәм ремонт базасында булдылар, анда аларга транспорт чарасын ремонтлау һәм аңа техник хезмәт күрсәтүнең ничек башкарылуын күрсәттеләр. Балаларга үз предприятиеләрендә машина йөртүчеләр генә эшләмәве турында сөйләделәр. Монда башка һөнәрләр дә кирәк слесарь - ремонтчылар, эретеп ябыштыручылар.

Төп сюрприз Җиңү Парадында катнашкан ретро-автомобильләр күрсәтү булды. Балаларга автобус һәм автомобиль рулен әйләндерергә, раритет автомобильләрнең ишекләрен карарга насыйп булды.

Экскурсиянең соңгы этабы булып кафега бару булды, анда балалар өчен сыйлар белән өстәл капланды.

«Минзәлә АТП» ҖЧҖ директоры Кәримов Рамил Габделхак улына үткәрелгән чараны сыйфатлы оештырганнары һәм балаларга бүләкләре өчен рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International