Сыердан уртача сөт савып алу буенча безнең терлекчеләр республика буенча беренче унлыктан түбән төшми.
Район терлекчеләре 17 августта 174 тонна сөт җитештергән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 100 755 килограммга күбрәк һәм 237 процент тәшкил итә.
Август башыннан сөт җитештерү 12 146 килограммга арткан. Сөт җитештерүгә «Камский бекон» ҖЧҖ зур өлеш кертә, анда ай башыннан сөт җитештерү 12 тоннадан артып киткән.
Беренче графа Агрофирма, хуҗалыкларның атамасы, икенчесе булган савым сыерлары саны, өченчесе 17 августта җитештерелгән сөт (килограммнарда), дүртенчесе бер сыердан уртача савым (килограммнарда).
Калмурзино 312 10 300 33
ЛПХ һәм КФХ 166 5320 32
Кама Беконы 4804 139 894 29,1
Шул исәптән:
Балтай 711 23 100 32,5
Коноваловка 4093 116 794 28,5
Заиковский 500 13 763 27,5
Илнур 215 4650 21,6
Район буенча 5997 173 927 29