Тамаша узган ел Россия киносы тарихында иң кассалы булган шул ук исемдәге гаилә фильмы мотивлары буенча эшләнгән.
Спектакльдә Россия мюзикллары йолдызлары, «Алтын битлек» премиясе лауреатлары, шулай ук акробатика буенча дөнья чемпионнары һәм цирк артистлары катнашты.
"Фильм караганнан соң Чебурашка кызымның яраткан уенчыгы булды. Бүген узган тамаша да аңа бик ошады. Мин үзем дә балачакта булган кебек. Күп кенә кызыклы һәм көтелмәгән мизгелләр булды, мәсәлән, ниндидер бер мизгелдә Шапокляк-чычкан хезмәтчеләре залга йөгереп чыктылар һәм балалар белән уйный башладылар, кайберләре бераз куркып калдылар, әмма кызыклы һәм күңелле булды. Оештыручыларга онытылмаслык бәйрәм өчен рәхмәт", - дип уртаклашты Минзәләдән әни Эльвира.